Рөстәм Миңнеханов Биектауда яңа янгын сүндерү депосында булды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Биектауда ачылган янгын сүндерү депосының яңа бинасын карады. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Комплекс ике машина урынына исәпләнгән, анда шулай ук хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү өчен уку сыйныфы һәм ял бүлмәсе бар.
Янгын сүндерү посты 18 торак пункт, 30 коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте һәм өч балалар лагереның иминлеген тәэмин итәчәк.