Рөстәм Миңнеханов Питрәч муниципаль районы кырларында урып-җыю эшләре белән танышты
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров белән бергә Питрәч районы кырларында урып-җыю эшләренең барышын карады. Республика җитәкчесе шулай ук җирле актив белән очрашты, дип хәбәр итте аның матбугат хезмәте.
Район башлыгы Рәис Сөләйманов сүзләренчә, чәчүлек мәйданы 54,6 мең гектар тәшкил итә. Районда эре мөгезле терлекләр саны 9 меңнән артык.
Җәббаров билгеләп үткәнчә, районда урып-җыю 30 процентка төгәлләнгән.