Татарстанда якшәмбе көнне урыны белән көчле яңгыр явачак
Якшәмбе, 10 августта, Татарстанда урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көндез көчле яңгыр көтелә. Шулай ук көндез Татарстанның кайбер районнарында яшен һәм боз фаразлана.
ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, якшәмбе көнне җил төньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка күчәргә мөмкин, дип көтелә. Аның тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итәчәк, әмма көндез урыны белән ул секундына 14 метрга кадәр көчәячәк, ә яшен вакытында – секундына 15-20 метрга кадәр.
Татарстанда көндез температура +20дән +25 градуска кадәр булачак.