Казанда Иске Татар бистәсендә XIX гасырда төзелгән Борнай мәчетенә реставрация ясалачак
Казанның Иске Татар бистәсендә XIX гасырда төзелгән Борнай мәчетен реставрацияләүгә яңадан тотынырга ниятлиләр. Бу хакта Татарстан Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Борнай мәчете 1872 елда шәһәрнең мөселман җәмгыяте тарафыннан архитектор Петр Романов проекты буенча милли-романтик юнәлештәге эклектика формаларында сәүдәгәр Мөхәммәтсадыйк Корбан Гали улы Борнаев акчасына төзелгән. Бүгенге көндә ул федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты статусында эшли торган мәчет.