Миңнеханов: Татарстанда урман хуҗалыгына аерым игътибар бирелә
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары Евгений Марков һәм Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Иван Советников белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Бу хакта Татарстан лидерының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Федераль ведомстволар җитәкчеләре Казанга урманнарны торгызу һәм үрчетү буенча Бөтенроссия киңәшмәсенә килгән. Миңнеханов белән очрашуда алар урман хуҗалыгында хезмәттәшлек һәм уртак проектларны үстерү турында фикер алышты.