Уфада татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашу узды
Кичә Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиллеге офисында төбәктәге татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән эшлекле очрашу узды. Чара милли үзенчәлекне ныгытуда һәм мәдәни киңлекне үстерүдә татар оешмаларының бердәмлеге һәм хезмәттәшлегенең әһәмиятен ассызыклады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашуда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев мөрәҗәгать итте.