Төмәннән Бибинур Сабирова: Журналистның бурычы – чынбарлыктагы дөреслекне бозмый җиткерү
Төмәннең «Яңарыш» газетасында Гөлнур Вәлиеваның Бибинур Сабирова турында «Һәрьяктан мактауга лаек шәхес» дип аталган язмасы чыкты.
«Педагогик хезмәт ветераны, Татарстан Республикасы журналистлар берлеге әгъзасы, актив җәмәгать эшлеклесе, күренекле якташыбыз Бибинур Сабировага 3 август көнне 90 яшь тулды.
Саллы гына гомер юлында Бибинур Нигъмәтҗан кызы эшен максатлы алып бару өчен армый-талмый эшләде, бар тырышлыгы белән туган – татар теле, халкы, мәдәнияте, тарихы үсеше турында кайгыртты.