Татарстан һәм Әфганстан туры авиаэлемтә, инфраструктура проектлары турында фикер алышты
Татарстан Республикасы Әфганстанның транспорт һәм логистика инфраструктурасына зур күләмле инвестицияләр кертү мөмкинлеген караячак. Әфганстанның транспорт һәм гражданнар авиациясе министры мулла Хәмидулла Ахундзадә Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко белән очрашу нәтиҗәләре буенча шулай дип белдерде. Бу хакта «Бахтар» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Әфганстан министры сүзләренчә, узган очрашу барышында транспорт һәм логистика өлкәсендә ике яклы хезмәттәшлекне ныгытуга...