«Ак Барс» хоккей клубы капкачы Михаил Бердин белән бер еллык килешү имзалады
«Ак Барс» хоккей клубы 27 яшьлек капкачы Михаил Бердин белән бер еллык килешү төзеде.
Бу хакта клубның генераль менеджеры Марат Валиуллин хәбәр итте. Аның сүзләренчә, капкачы позициясе озак вакыт ачык булып калган. «Без төрле вариантларны карадык, әмма ике капкачы белән генә сезонга керү – зур риск. Шуңа күрә Михаилны сайларга карар кылдык», – диде ул.
Михаил Бердин узган сезонны «Авангард» командасында үткәрде. Ул 11 матчта катнашып, җиде җиңү яулады. 92,9 процент һөҗүмне кире какты...