Васил Шәйхразыев Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә татар гимназиясендә булды
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Башкортстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Октябрьский шәһәрендәге Советлар Союзы Герое Шакирҗан Гатиатуллин исемендәге 11 нче татар гимназиясендә булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сәфәр барышында Васил Шәйхразыев гимназия ишегалдында урнаштырылган Советлар Союзы Герое бюстына чәчәкләр салды. Мемориал 1990 елның 6 маенда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 50 еллыгына ачылган.