Илсур Һадиуллин информатика буенча халыкара олимпиадада җиңүче белән Казанда очрашты
Информатика буенча IOI 2025 халыкара олимпиадасы җиңүчесе Гыймран Абдуллин Казанга кайтты. Габдулла Тукай исемендәге «Казан» Халыкара аэропортында көмеш медаль алучыны әти-әнисе һәм Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин каршы алды. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Җәмил Сәлимгәрәев яза.
«Минем уйлавымча, Гыймран Абдуллинны республиканың патриоты дип санарга мөмкин, чөнки ул ел саен яхшы нәтиҗәләр күрсәтә һәм киләчәккә яхшы планнар кора – югары уку йортын тәмамлаганнан соң республикада калырга тели»...