«Бистә шәле» III республика хатын-кызлар кәсебе фестиваленең быелгы үзенчәлекләре билгеле
«Бистә шәле» III республика хатын-кызлар кәсебе фестиваленә быел яңалыклар кертелә. Алар хакында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында фестивальгә багышланган матбугат конференциясендә Балык Бистәсе Башкарма комитетының мәдәният бүлеге мөдире Лилия Кәримуллина сөйләде.
«Елдан-ел фестивальгә яңалык кертергә телибез. Быел ике яңа конкурс оештырыла. «Эрлим, чорныйм» дигән бәйгедә йон эрләячәкбез, шуннан йомгак чорнаячакбыз. Бик кызык фестиваль булырга охшап тора. Жюри әгъзалары тизлеккә, пөхтәлеккә, матурлыкка игътибар итәчәкләр.