Татарстанда эшсезлек буенча минималь пособие кемнәргә билгеләнә
Эшкә урнашмаган татарстанлылар эшсезлек буенча пособие алырга мөмкин. Әмма кайбер категорияләр пособиенең минималь күләменә генә исәп тота ала, ул 1764,05 сум тәшкил итә.
Минималь пособие алучылар:
- беренче тапкыр эш эзләүчеләр;
- мөрәҗәгать иткәнче бер ел дәвамында рәсми рәвештә эшләмәгән затлар;
- соңгы елда барлыгы 26 атнадан кимрәк хезмәт куйганнар;
- соңгы эш урыныннан куылган гражданнар;
- шәхси эшмәкәр сыйфатында хезмәт эшчәнлеген туктатканнар...