Алабугада җәядән ук ату буенча «Туган батыр» IV Бөтенроссия турниры узды
Бүген Алабугада җәядән ук ату буенча «Туган батыр» IV Бөтенроссия турниры узды. Ярышлар тарихи урында - федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты булган Алабуга шәһәрчегендә оештырылды. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Быел турнир Россиядә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елы һәм Нәзарәт тарафыннан игълан ителгән Каһарманнар елы кысаларында уза.
Фото: © ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте
Әлеге ярышны Татарстан мөфтияте, Алабуга шәһәре һәм районы мөхтәсибәте...