Арчада Һава десанты гаскәрләре хөрмәтенә һәйкәл ачылды
Бүген Һава десанты гаскәрләре оешуга 95 ел. Шул уңайдан, Арчаның Җиңү паркында тантаналы төстә десантчылар хөрмәтенә һәйкәл ачылды.
Һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итүчеләрне, запастагы солдатларны һәм ветеран десантчы ир-егетләрне Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов котлады.
Чарада катнашучылар Әфган җирендә батырлык үрнәкләре күрсәткән десантчыларны искә алдылар.
«Батыр якташларыбыз Идрис Надршин, Олег Пушкарев, Николай Михайлов, Марат Сөнгатуллин...