Чаллы халкын җылылык белән тәэмин итүче предприятие 50 еллыгын билгеләп үтте
«Татэнерго» АҖ филиалы Чаллы җылылык челтәрләре предприятиесе коллективы 50 еллык юбилеен билгеләп үтте. 500гә якын хезмәткәрне берләштергән преприятие 3000нән артык кулланучыга хезмәт күрсәтә. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Зөлфия Галим яза.
Айрат Зәйнуллин җитәкчелегендәге коллектив Чаллы халкын өзлексез рәвештә җылылык белән тәэмин итә. Ул киләсе җылыту сезонына әзерлекне агымдагы елның гыйнвар аеннан башлап җибәрде.
Коллективны олы юбилей белән котларга «Татэнерго» АҖ генераль директоры Раузил Хаҗиев...