Роберт Миңнуллин исемендәге иң яхшы әдәби әсәргә конкурс игълан ителде
Бүген, Татарстан Республикасының халык шагыйре Роберт Миңнуллинның туган көнендә, балалар һәм яшүсмерләр өчен Роберт Миңнуллин исемендәге иң яхшы әдәби әсәргә конкурс игълан ителде. Конкурска гаризалар 1 октябрьгә кадәр кабул ителә.
«Безнең республикада шәхесләр истәлеген мәңгеләштерү – бик мөһим юнәлеш. Бу мәсьәләгә хөкүмәтнең карашы бик уңай һәм бу юнәлеш аерым контрольдә тотыла. Роберт Миңнуллин исемен мәңгеләштерү мәсьәләсенә килсәк, Республика балалар китапханәсенә аның исеме бирелде...