Баксиков: Татарстан махсус операция ветераннарын эшкә урнаштыру юнәлешендә зур эш башкара
ТР Рәисе администрациясе һәм Рөстәм Миңнеханов фронттан кайтучыларны эшкә урнаштыру юнәлешендә зур эш алып бара. Бу хакта «Татар-информ»га биргән интервьюда Россия Герое, ТР Дәүләт Советы депутаты Рәсим Баксиков белдерде.
Татарстанда махсус хәрби операция катнашучылары, ветераннары һәм аларның гаиләләре өчен ярдәм чаралары төрле. Республикада социаль, медицина, юридик ярдәм чаралары гамәлдә.
«Рәис администрациясе һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзе фронттан кайтучыларны эшкә урнаштыру юнәлешендә зур эш алып бара.