Ульяновск өлкәсендә Россия Герое Рәфәгать Хәбибуллинның истәлегенә багышланган чара узды
Иске Кулаткы районы Вязовый Гай авылында «Без бергә» – «Мы вместе» дип аталган туристлык слеты узды. Хәзер инде традициягә кергән әлеге чара шушы җирдә, шушы туфракта туып үскән Россия Герое, полковник Рәфәгать Мәхмүт улы Хәбибуллинның якты истәлегенә багышланган иде. Бу хакта Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасы яза.
Туристлык слеты ел саен Терешка елгасы буенча үткәрелә. Анда мәктәп укучылары һәм студент яшьләр үзләренең осталыкларын күрсәтәләр. Слетны ачу тантанасында район башлыгы Лилия Богданова...