Казанда һәм Чаллыда 2025 ел башыннан бер бүлмәле фатир арендасы арзанайды
Казанда 32 кв. м га кадәр мәйданлы бер бүлмәле фатирларны арендалау 2,1 процентка яки 2025 елның гыйнвар-июнь нәтиҗәләре буенча аена 26,5 мең сумга кадәр арзанайган. Мондый мәгълүматлар «Мир квартир» порталы аналитикасыннан билгеле булды.
Шулай ук 2025 ел башыннан бер бүлмәле фатирны арендалау ставкалары Чаллыда да кимегән, ә нәкъ менә 1,3 процентка яки аена 22,8 мең сумга кадәр.
Шул ук чорда ставкалар иң күп Новокузнецкида (-15,2 процент, 21,4 меңгә кадәр), Тверьдә (-13,5 процент...