Хатын-кызларның пенсиясе ун елга беренче тапкыр ир-атларныкыннан югарырак булып чыкты
РФ Социаль фонды системасында исәптә торучы хатын-кызларның уртача пенсиясе күләме 2015 елдан бирле беренче тапкыр ир-атларның уртача пенсиясе күләменнән артып китте. Бу хакта Росстат мәгълүматларына сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
2025 елның 1 гыйнварына пенсионерларга билгеләнгән пенсиянең уртача күләме 23 175 сумга тигез иде. Хатын- кызлар өчен ул - 23 249 сум, ә ирләр өчен 23 028 сум тәшкил итте.
2024 елда хатын-кызларның уртача пенсиясе күләме - 20 745 сум, ә ир-атларның 20 854 сум булган.