Авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров Буа районында булды
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Буа районында булды. Бу хакта «Байрак» газетасы яза.
Министр Буа районында көзге бодай һәм шикәр чөгендере кырларын карап чыкты, «Авангард» җәмгыятендә урып-җыю эшләренең барышы белән танышты. Кырларда механизаторлар, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм Буа муниципаль районы фермерлары белән очрашу узды.
Министр авыл хезмәтчәннәренә актив хезмәтләре...