Добавить новость

Түбән Камадан М-12 трассасы ягына чыгу проекты эшләнә

Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев НТР 24 телеканалында туры эфирда Тынычлык проспекты буенча М-12 трассасына кадәр юлның дәвам итүе турында сөйләде. Бу хакта «Туган як» газетасы яза.

«Әлбәттә, шәһәргә керү мәсьәләсе бар. Без тар бугаз аша, Афанасово аша барабыз, һәм, димәк, анда бөкеләр барлыкка килә, бигрәк тә ял көннәрендә, түбәнкамалыларның күпчелеге районга, авыл җирлекләренә, дачаларга барганда. Бу Афанасовода яшәүчеләрдә дә билгеле бер уңайсызлык тудыра», — дип билгеләп үтте Радмир Беляев.

Губернаторы России



Заголовки
Заголовки
Moscow.media
Ria.city

Новости России




Rss.plus

Музыкальные новости


Новости тенниса







Новости спорта