Зәйдә «Герой әтисе» күргәзмәсе ачылды
Зәйнең «Энергетик» Мәдәният сараенда «Герой әтисе» республика күчмә күргәзмәсе ачылды. Бу хакта «Зәй офыклары» газетасы яза.
«Герой әтисе» күчмә күргәзмәсе Ватаныбыз тынычлыгын саклап башларын салган геройларга һәм аларның ата-аналарын хөрмәтләүгә, яшь буынны тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Ул «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды, «Бердәм Россия» партиясе, республиканың әтиләр һәм офицер хатыннары союзлары белән берлектә оештырылган.
Күргәзмәдә Татарстанның 30дан артык муниципалитетыннан 46 әтинең портреты тәкъдим ителә.