Роспотребнадзор Татарстандагы суы нормаларга туры килми торган пляжлар исемлеген яңартты
Татарстанда суы гигиена таләпләренә туры килми торган сигез комлыкны атадылар. Алар - Казанның «Локомотив», «Түбән Елга аръягы», «Комсомол», «Зур Аккош күле» комлыклары. Моннан тыш, Лаештагы «Кама диңгезе» пляжы, Мөслимнең Ык елгасындагы пляж, Минзәләнең шәһәр пляжлары һәм Әлмәттәге «Пляж» туристлык-рекреация зонасы тиешле таләпләргә туры килми.
Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) шулай ук Татарстандагы ял итү һәм су...