Кама Тамагы районында изге аланда борынгы йола үткәрделәр
Бүген Кама Тамагы районының Салтыган авылында борынгы зират янындагы аланда тамырлары белән бик борынгы заманнарга барып тоташкан йола үткәрделәр. Әгәр элек бирегә Аллаһы Тәгаләдән яңгыр сорап дога кылырга килсәләр, быел исә Җир йөзендә тынычлык урнашуын сорап дога кылдылар.
Авыл халкы очрашкан җир - очраклы урын түгел. Риваятьләр буенча, кайчандыр монда борынгы болгарлар яшәгән. Шушы тирәдәге зират изге санала: биредә иманына тугры кешеләр җирләнгән. Ә аның янындагы аланда элек-электән гыйбадәт кылалар һәм аш ...