Яңа Чишмә районында яшәүче гаилә хәрбиләргә өченче мотоцикл җибәргән
Татарстанның Яңа Чишмә районында яшәүче Илдуловлар гаиләсе өчен махсус операция хәрбиләренә ярдәм итү бер тапкырлык кына акция түгел – ә ныклы гаилә традициясе. Алар махсус операция зонасында инде өченче питбайк җибәргән. Аны төпчек уллары – Түбән Камадан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре Дмитрий Илдулов сатып алган.
Волонтерлардан сугышчыларга төрле җирдә йөри алырлык мотоцикл кирәклеген белгәч, Дмитрий озак уйлап тормый. Тауларда йөри торган, куәтле, ышанычлы, яңа Enduro Cross 250 мотоциклы сатып ала.