Казан туризмда яңа компанияләр ачу буенча Россия шәһәрләре арасында беренче унлыкка керде
Казан туристлык өлкәсендә ачылган яңа компанияләр саны буенча Россия шәһәрләре арасында алтынчы урынны алды. 2025 ел башыннан алып Татарстан башкаласында туризмга йөз тоткан 50дән артык кече һәм урта бизнес предприятиесе эшли башлады. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгы хәбәр итә.
Әлеге күрсәткеч буенча лидерлар - Мәскәү (+253 яңа компания), Сочи (+86), Краснодар (+83), Екатеринбург (+72) һәм Уфа (+60).
2025 елның беренче алты аенда Россиядә туризм өлкәсендә кече һәм урта эшмәкәрлекнең 5 меңнән артык яңа субъекты теркәлгән.