Катар министры Татарстан мәдрәсәләре һәм югары уку йортлары мөгаллимнәрен кабул итте
Бу көннәрдә Татарстан мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортлары мөгаллимнәре делегациясе Катарның вакыфлар министрлыгы оештырган гарәп теле курсларында катнаша. Кичә алар Катар дәүләтенең вакыфлар министры Ганем бен Шаһин әл-Ганем белән очрашты. Татарстан делегациясе республика Мөфтие Камил хәзрәттән олуг сәламнәр җиткерде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашуда катнашучылар фикер алышты, үз эшчәнлекләре буенча белемнәр һәм тәҗрибәләр белән уртаклашты – бу исә ике...