19 июльдә узачак Питрау бәйрәменә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның да килүе көтелә
Быел 27нче мәртәбә булачак республикакүләм Питрау 19 июльдә, гадәттәгечә Мамадыш районының Җөри авылындагы Тырлау аланында үткәреләчәге билгеле. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында булган матбугат конференциясендә Мамадыш районының мәдәният бүлеге җитәкчесе Степан Спиридонов бәйрәмдә булачак мәйданчыклары һәм программа белән таныштырды.
«Быел бәйрәмдә 10нан артык мәйдан булачак. Илебез Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллык юбилеен билгеләп үтте: бу Питрау бәйрәменең пролог өлешендә дә чагылышын табар.