Аксубайда Татарстан язучылары Хәсән Туфанны искә алды
Татарстан Республикасы Язучылар берлеге вәкилләре Аксубай районының Иске Кирәмәттә Хәсән Туфан музей-йортында булды. Делегацияне ТР Язучылар берлеге рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдуллин җитәкләде. Бу хакта «Аксубай» газетасы яза.
Чарага танылган әдәбият эшлеклеләре: татар шагыйре, журналист, публицист һәм әдәби тәнкыйтьче Рәдиф Гаташ (Гатауллин), Татарстан Республикасының халык шагыйре, прозаик, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Марсель Галиев, язучы Нәбирә Гыйматдинова килгән иде.