Миңнеханов: Сәнәгать рейтингында Татарстанның лидерлыгы - бөтен республика казанышы
Сәнәгать сәясәте нәтиҗәлелеге рейтингында Татарстанның беренче урыны - республикабызның зур командасы казанышы. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә белдерде, дип хәбәр итә ТР Рәисенең матбугат хезмәте.
Бу атна башында республика делегациясе Екатеринбургта «Иннопром» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнашты. Форум кысаларында Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан 2024 елда Россия субъектларында сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеге рейтингына йомгак ясалды.