Прокопьевск шәһәрендә V Халыкара шахтерлар Сабан туе уза
Бүген, 12 июльдә, Прокопьевск шәһәрендә V Халыкара шахтерлар Сабан туе старт алды. Чараның мәртәбәле кунаклары арасында — Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, шулай ук Кемерово өлкәсе губернаторы Илья Середюк бар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйрәм мәйданчыкларында концерт номерлары, остаханәләр һәм спорт уеннары оештырылган. Шулай ук биредә татар, телеут, шор, чуаш, мордва...