Азнакай районы хуҗалыкларында техниканың урып-җыюга әзерлеге тикшерелде
Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин бер төркем җитәкчеләр, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, ветераннар белән берлектә район хуҗалыкларында булып, техниканың урып-җыюга әзерлеген карап, игенчеләр белән фикер алышты. Бу хакта «Маяк» газетасы яза.
Быелгы урып-җыюда «Союз-Агро» җәмгыяте басуларында 13 комбайн эшләячәк. Аларның барысы да әзерлек сызыгында, игенче-механизаторларның да кәефе яхшы.
Кәкре Елганың «Марс» хуҗалыгында да эшләр гөрләп бара. Биредә техника тулысы белән диярлек әзер...