Актанышта Минтимер Шәймиевнең беренче укытучысы Хәдичә Әхмәдуллинаны искә алдылар
Актаныш районының Әнәк авылындагы Шәрип Шәймиев музей-йортында Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең беренче укытучысы Хәдичә Әхмәдуллинаның тууына 100 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды. Бу хакта «Актаныш-информ» сайты яза.
Музейдагы искә алу чарасына Хәдичә Әхмәдуллинаның туганнары, укучылары, хезмәттәшләре һәм авылдашлары җыелды. Очрашу кысаларында «Беренче укытучы» вакытлы күргәзмәсе ачылды, анда Хәдичә апаның хезмәт юлы, укучылары һәм Минтимер Шәймиев...