Әлмәттә махсус операциядә һәлак булучыларның хатыннары һәм әниләре белән очрашу булды
Әлмәтнең Җәмигъ мәчетендә махсус хәрби операциядә һәлак булучыларның хатыннары һәм әниләре белән очрашу булды.
Чарада Әлмәт районы башлыгы урынбасары Роза Әфләтунова, ТР мөфтиенең махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү мәсьәләләре буенча урынбасары, «Геройлар таянычы» ресурс үзәге җитәкчесе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин, «Ватан сакчылары» фондының Әлмәт филиалы координаторы Екатерина Кузнецова...