Миңнеханов һәм Новак яшь геологларның XI Республика кыр олимпиадасын ачты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия вице-премьеры Александр Новак яшь геологларның XI Республика ачык кыр олимпиадасын ачу тантанасында катнашты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.
Олимпиада республика җитәкчесе ярдәме белән 2014 елдан бирле үткәрелә. Чараның максатлары - балаларның җәйге ялын кызыклы итеп оештыру, аларның иҗади потенциалын үстерү, көчләрен тулыландыру, физик һәм психик сәламәтлеген ныгыту, яңа социаль багланышлар һәм мөнәсәбәтләрне системага кертү.