Рөстәм Миңнеханов: Технологик алгарыш – Татарстанның тотрыклы үсешенә ачкыч
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Александр Новак «Татнефть – технологик лидерлыкка 75 ел һәм Россия ТЭК үсешенә өлеш кертү: тотрыклы киләчәккә караш» темасына дискуссиядә катнашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, технологик алгарыш һәм яңа компетенцияләрне актив формалаштыру шартларында төбәк тотрыклы үсәргә мөмкин. Ул республикада машина төзелешенә, нефть химиясенә, биотехнологияләргә һәм мәгълүмати технологияләргә аерым игътибар бирелгәнен әйтте.