Балтач районында XVIII Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе була
19 июльдә 10.00 сәгатьтә Балтач районы Бөрбаш авылында XVIII Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узачак. Һәр елны үткәрелүче милли бәйрәмгә Татарстан дин әһелләре, күпләгән татар зыялылары, дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре чакырулы. Балалар өчен Сабантуй Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыевның тырышлыгы белән оештырыла, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Әлеге чарада Татарстан районнарыннан тыш, Ульяновск, Оренбург һәм Киров өлкәләреннән...