Баулы районының Исергәп авылы мәчетен зурайталар
Баулы районының Исергәп авылы мәчетендә янкорма төзү эшләре төгәлләнү алдында. Биредә мәчетнең төп бинасына кушып уку бүлмәсе, тәһарәт алу бүлмәләре әзерләнә. Бу хакта «Баулы-информ» сайты яза.
Исергәп авылы мәчете 2003 елда төзелеп кулланылышка тапшырылган. Шуннан бирле аның ишекләре ябылып тормый. Мәчеткә йөрүчеләрнең иң өлкәне Суфиян Нәгыймов.
«Олы авыл өчен мәчет бик мөһим мәсьәлә. Элек бит өч мәчет булган авылда. Бәләкәй генә авылларда да мәчетләр бар, бездә юк иде. Мәчет салдыруны баштан ук уйлаган идек.