Татарстанда юл фаҗигасендә дүрт кеше һәлак
Бүген Тукай районында «Лада Приора» машинасын йөртүче каршы якка чыгып, Volkswagen автомобиле белән бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, «Лада» машинасын йөртүче, аның ике пассажиры, шул исәптән өч яшьлек бала, Volkswagen автомобиле пассажиры урында ук үлгән.
Иномарка йөртүчесе, тагын аның ике пассажиры, шул исәптән, бер бала имгәнүләр белән хастаханәгә озатылган.
Фаҗига урынына Тукай районы прокуроры Руслан Галиев киткән. Процессуаль тикшерү барышы – прокуратура контролендә.