Тукай районының «Экспрессия» бию ансамбле Минскида халыкара бәйгедә җиңү яулады
Тукай районы Новотроицкое авылының «Экспрессия» бию коллективы Лилия Гатина җитәкчелегендә Беларусь башкаласы Минскта узган дәрәҗәле «Сәнгать планетасы» халыкара конкурс-фестивалендә катнашты. Делегация составында 38 кеше булган. Жюри хөкеменә биш бию номеры тәкъдим ителде, шуларның өчесе призлы урыннар: «Әти хаты» – 3 урын, «Набат» – 3 урын, соло (татар биюе) - 3 урын алды. Бу хакта «Якты юл» газетасы яза.
«Леди совершенство» әниләр төркеме «Испан биюе» һәм «Солнце взойдет» номерлары белән икенче урынны яулады.