Владимир Путин «Йөрәкләрне берләштереп» фестивалендә Татарстаннан яшь парны котлады
Россия Президенты Владимир Путин 8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Россия. Йөрәкләрне берләштереп» икенче Бөтенроссия туй фестивале катнашучылары һәм кунакларына котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
Быел фестиваль кысаларында 200дән артык пар өйләнешә. Шул исәптән Татарстаннан яшь парлар да бар.
Алмаз Ситдыйков һәм Алия Гафиятуллина үзләре өчен гаилә традицияләре мөһим булуын билгеләп үтте. Алмаз – күп балалы гаиләдә үскән авыл егете, тракторчы. Шәһәрдә...