Кадим Нуруллин: Татар эстрадасын сүгәргә кирәкми, җырчыларга рәхмәт әйтик
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин татар эстрадасына карата фикерләре белән уртаклашты.
«Татар эстрадасын сүгәргә кирәкми, җырчыларга рәхмәт әйтергә кирәктер. Чөнки алар демократик юл белән дан яулап, халыкны үзләренә караткан. Үзләре белән бик күп аппаратуралар ала, күпме кешегә эш бирәләр. Боларны алар үз кесәләреннән чыгып эшли. Яхшы булсын, дип эшлиләр. Без хезмәт хакына эшлибез, ә татар эстрадасы җырчыларына хезмәт хакы да юк. Аларның хезмәтенә халык бәя бирә, ул ашата.