Эдуард Вафин: Ял вакытында авырып киткән очракта, больничный да түләнә, ял да озайтыла
«Отпуск авыру чорына туры килгән календарь көннәр санына озайтыла»
– Әгәр кеше еллык ялы вакытында авырып китсә яки имгәнсә, нәрсә була? Ялы озайтыламы һәм ничә көнгә?
– Хезмәткәр еллык түләүле ялы вакытында авырып китсә яки җәрәхәтләнсә, медицина оешмасы эшкә сәләтсезлек кәгазен гомуми нигездә төзи. Авыру яки имгәнү сәбәпле ачылган больничный түләнергә тиеш.
РФ Хезмәт кодексының 124 маддәсе нигезендә, хезмәткәр вакытлыча эшкә сәләтсез булган очракта еллык түләүле ялы озайтылырга...