Профессор Алексей Арзамазов: «Татар телен өйрәнергә теләүчеләр бик күп»
«Кешеләр телне өйрәнергә тели»
– Алексей Андреевич, телләрне үзлектән өйрәтүче китаплар чыгару проекты турында сөйләгез әле. Аңа нинди телләр керде?
– Татарстан Республикасы халыклары телләре буенча үзөйрәткечләр булдыру проекты инде өч ел гамәлдә. Без – Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәгенең күп факторлы гуманитар анализ һәм когнитив филология лабораториясе хезмәткәрләре – Казан Идел буеның гуманитар башкаласы булырга тиеш, дигән амбициоз, ләкин гадел фикердән чыгып эш итәбез.