Ике кандидат Татарстан Рәисен сайлауда тәкъдим ителү өчен документлар тапшырды
Сәяси партияләрдән ике кандидат – ЛДПРдан Руслан Йосыпов һәм «Бердәм Россия»дән Рөстәм Миңнеханов ТР Үзәк сайлау комиссиясенә Татарстан Рәисе сайлауларында тәкъдим ителү өчен документлар тапшырды. Бу хакта бүген Кремль яр буенда «Сайлау ноктасы» мәгълүмат үзәгендә узган брифингта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.
Республика Рәисен сайлауга кандидатларны сәяси партияләр тәкъдим итә, кандидатлар үз-үзен тәкъдим итә алмый, дип аңлатты Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы.