Троицкида «Рәсүлев укулары» фәнни-гамәли конференциясе узды
2025 елның 3-5 июлендә Чиләбе өлкәсе Троицк шәһәрендә алтынчы мәртәбә уздырылган Халыкара «Рәсүлев укулары» фәнни-гамәли конференциясе олы тарихи һәм рухи әһәмияткә ия вакыйга булып узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Быелгы конференциядә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары — Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Разил Зиннәтуллин катнашты. Ул Конгресс эшчәнлеге турында чыгыш ясап, татар халкының милли үзаңын саклау...