Татарстанда температура төшәчәк, яшенле яңгырлар туктаячак
Бүген, 6 июльдә, Татарстанда температура фонының бераз түбәнәюе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава сакланачак. Төнлә мөмкин булган кыска вакытлы һәм яшенле яңгырлар (җилнең тизлеге 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин) көндез туктаячак.
Шул ук вакытта иртән урыны белән, Казанда да, төнлә төшкән томан тоткарланачак.
Җил көнбатыштан һәм төньяк-көнбатыштан, тизлеге секундына 6-11 метр була, кайбер урыннарда, шул исәптән...