Җырчы Динара Рәхимова: Безнең татар халык җырлары күңелгә үтеп керерлек хисле, моңлы
«Безнең татар халык җырлары күңелгә үтеп керерлек хисле, моңлы. Алар чит ил кешеләренең дә йөрәкләрен эретә алырлык. Аларда безнең зур, кабатланмас тарихыбыз, гореф-гадәтләребез чагыла. Хәзерге интернет заманында иҗатыбызның бөеклеген бөтен планетага җиткерү мөмкинлеге бар. Мәдәният – халыкны популярлаштыруның иң популяр инструментларының берсе. Мин татар теленең көченә ышанам. Безнең мәдәниятнең киләчәге һичшиксез зур.
Минем үземнең репетуарымда бик матур татар халык җыры бар инде. Мине балачагыма алып кайта торган җыр.